Мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин мөфти кушуы буенча Минзәлә районында булды. Биредә ул район башлыгы Айдар Сәлахов белән очрашты. Райондагы дини вәзгыять хакында, дини эшчәнлекне оештыру турында сөйләште. Шулай ук мәчет имамнары белән аралашып, аларга мөфтинең сәламнәрен, теләкләрен җиткерде. Яшь мөселманнар белән иҗтимагый эшләр оештыру мһөимлеге турында сөйләде. Аннары хәзрәт район авылларында 10 мәчеттә булып, җирлектәге хәлләр белән шәхсән танышты.
Бүгенге көндә Минзәлә районында 22 мәхәллә санала.




