Авиаһәлакәт уңаеннан Татарстан мөфтиенә кайгынәмәләр килүен дәвам итә. Төркия Республикасының дин эшләре белән идарәсе, профессор, доктор Мәхмәт Гөрмез кайгынәмәсендә түбәндәгеләр язылган: "Төркия халкы бөтен йөрәктән безгә кардәш, дус һәм якын булган татар халкының кайгысын уртаклаша. Мин Аллаһтан илләрне, милләтләрне мондый кайгы алып килүче фаҗигале хәлләрдән саклауны сорыйм. Төркия халкы һәм шәхсән үз исемемнән кайгы уртаклашам; Аллаһы Тәгаләнең фаҗигале казада мәрхүмнәргә рәхиме язсын; мәрхүмнәрнең гаиләләренә, якыннарына сабырлык, түземлек телим".
Шулай ук Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазадә, Дагыстанның вөҗдан иреге һәм дини оешмалар белән эшләү комитеты рәисе Сөләйман Мөхәмәттән кайгынәмәләр килде.




