Ютазыдагы "Фәнис" мәдрәсәсендә читтән торып укучыларның көзге сессиясе тәмамланды. Биредә Татарстан районнарыннан, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 130 кеше 4 - 15 ноябрь көннәрендә дини гыйлем тупладылар. Шәкертләргә Коръәнне өйрәнү, тәфсир кылу, Пәйгамбәр хәдисләре, ислам хокукы һәм башка дини темаларга лекцияләр сөйләнде, семенарлар уздырылды.
Читтән торып укучылар 3 ел дәвамында мәдрәсәгә сессиягә киләләр һәм лекцияләр тыңлап имтиханнар тапшыралар. Читтән торып укуның дүртенче елында диплом язу һәм чыгарылыш имтиханнары бирү каралган.




