Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең чыгарылыш сыйныф шәкертләре белән очрашты. Очрашуда мәдрәсә директоры Наил хәзрәт Яруллин, проректор Зөлфәт хәзрәт Габдуллин катнашты.
Чара "Гаилә" мәчетендә практика үткән шәкертләргә "Рәхмәт хаты" тапырудан башланды. Шәкертләрнең берникадәре республика мәчетләрендә практикалар узганнар инде. Чит төбәкләрдән килгәннәр практиканы үз җирлекләрендә үткәннәр.
Шәкертләр сөйләшү барышында төрле конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, башка дини уку йортлары шәкертләре белән дискуссияләрдә катнашырга теләкләрен белдерделәр. Шулай ук практикаларны нәзарәтнең оештыруы һәм чыгарылыш сыйныф шәкертләре өчен эш урыннары базасын булдыру кирәклеге хакында әйттеләр.
Үткән атнада мондый очрашу Россия ислам институтында булган иде. Ала таба башка мәдрәсәләрдә дә шәкертләр белән аралашу көтелә.




