6 декабрьдә Россия ислам институтында “Идел буе мәдрәсәләрендә милли традицияләр һәм дини рухи мирас (мәгариф һәм музей эшчәнлеге үрнәгендә)” темасына “түгәрәк өстәл” үткәрелә.
“Түгәрәк өстәл” сәгать 14.00 дә башлана, 206 аудиториядә уздырыла.
Чара кысаларында югары дини белем бирүче уку йортында урнашкан Татарларда ислам тарихы музее белән танышу, «Татар теле», «Татар әдәбияты», «Татарстан һәм татар халкы тарихы», «Педагогика, психология һәм укыту методикасы», «Дини дисциплиналар» дип аталган бүлекләрдә фикер алышулар көтелә.
Сөйләшүне РИИ оештыра.




