Бүген Балык Бистәсенең үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Сәүдәхан Гайнетдинов,"Хәләл" комитеты рәисе урынбасары Ирек Җиһаншин, хакимият вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Рөстәм хәзрәт мөфти исеменнән дин әһелләренә шәһадәтнамәләр тапшырды. Авыл муллаларын актив дини эшчәнлек алып барырга, җирлектә татулыкны, бердәмлекне сакларга, динара, милләтара тыныч мөнәсәбәтләр корырга чакырды. Үз чиратларында хакимият вәкилләре чиркәү яндыру кебек күңелсез хәлләрне искә төшерделәр һәм игътибарлырак булырга өндәделәр. Җыелышта катнашкан барлык имамнар үз районнарында чиркәү яндыру вакыйгасына карата тискәре фикерләрен белдерделәр. Муллалар һәр мәчеттән чиркәүне торгызуга ярдәм итү нияте белән 500 әр сум акча җыярга килештеләр.
Сәүдәхан хәзрәт имам-мөхтәсиблек вазыйфасына 4 елга расланды. Бүгенге көндә Балык Бистәсендә 44 мәчет эшләп килә.
Җыелышта катнашкан "Хәләл" комитеты вәкиле Ирек Җиһаншин комитете эшчәнлеге белән таныштырды һәм мөселман канунарына туры китереп ит әзерләү нечкәлекләре хакында сөйләде.
http://dumrt.ru/tt/node/11021 - Балык Бистәсендә шәһадәтнамәләр тапшыру (4 ноябрь, 2013)




