Татарстан мөселманнары православ дине әһелләренә килгән бәлагә битараф калмадылар. Мәчетләргә йөрүче гадәти мәхәллә кешеләре, меценатлар вандализм актларына бәйле рәвештә янган православие чиркәүләрен торгызуга ярдәм ниятеннән хәйрия акчалары җыйдылар. Мөселманнар Татарстан мөфтие һәм Татартсан митрополитының уртак мөрәҗәгатенә теләктәш булып, күпмилләтле Татарстанда алга таба да тынычлык һәм татулыкны бергәләп сакларга кирәклекне белдерделәр. Хәйрия акчалары республика православ дине вәкилләренә тапшырылачак.




