Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә яшь имамнарга грантлар бирү комиссиясенең дүртенче утырышы үткәрелде. Утырышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Апас, Чирмешән, Кукмара, Яшел Үзән, Сарман, Биектау, Мамадыш, Теләче, Минзәлә, Тукай, Ютазы районнары мөхтәсибләре, имамнары катнашты. Комиссия әгъзалары грантка гариза биргән яшь имамнарга динебезгә кагылышлы сораулар бирделәр, аларның авылларда алып барган дини эшчәнлекләре белән таныштылар, киләчәккә ниятләрен белештеләр. Бу утырышта 20 яшь имамга грант бирергә карар ителде. Гомумән, ел дәвамында 100 дән артык яшь имамга 180 меңәр сум күләмендәге грант бирү хәл ителде.
Мөхтәсибәтләр буенча җаваплы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин киләсе елда да нәзарәт яшь имамнарга ярдәм итүчәген әйтте. "Быел соңгы курсларда укучы шәкертләр нәзарәткә килеп, кайсы авыл мәчетләрендә эшләргә теләүләрен алдан килеп хәбәр итә алалар. Грантлар яшь имам булып кайтырга теләгәннәргә дә карала һәм бүгенге көндә эшчәнлек алып барганнарга бирелә", - диде ул.




