Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин диния нәзарәтендә Күвәйтнең Ислам фәннәнәре җәмгыяте (KSIS) директоры шәех Хамад Әс-Синан белән очрашты. Шәех Хамад Әс-Синан Германиядә хәләл оешмасы эшчәнлегенә күзәтчелек агентлыгы идарәсе, Индонезиядәге халыкара ислам фәннәре үзәге әгъзасы, Күвәйтнең Вакыф һәм Ислам эшләре буенча министрлык дәгъватчысы, мәчет имамы булып тора. Шулай ук Күвәйт дәүләт радио һәм телеканалларында программалар алып бара.




