Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт "Мәрҗани" мәчетендә булды һәм Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов белән очрашты. Очрашу вакытында сүз мөселманнар өммәтендәге проблемаларны чишү хакында барды. Шулай ук дин әһелләре башкала мөхтәсибәте эшчәнлеге, Казан дин әһелләренең ниятләре-планнары турында сөйләштеләр.
Рәсми сөйләшүдән соң Камил хәзрәт биредә җомга намазын укыды.




