Бу көннәрдә РИИ каршындагы квалификация күтәрү үзәгендә гыйлемнәрен ныгытучы 37 имам "Ярдәм" мәчете һәм биредә урнашкан күзләре күрмәүчеләр үзәге эшчәнлеге белән таныштылар.
Кунакларны мөфтинең урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды. Илдар хәзрәт әйтүенә караганда, мәчет имамнарда зур тәэсир уяткан һәм мөселманнар арасында иҗтимагый эшләрне үстерү кирәклеге турындагы фикерләрен ныгыткан.
Имамнар өчен бу чара "Ярдәм" мәчете үрнәгендә Татарстанның башка мәхәлләләрендә дә иҗтимагый эшләрне киң җәелдерү ниятеннән үткәрелде.




