Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Голәмәләр шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмовны кабул итте. Очрашу вакытында Габдулла хәзрәт мөфтигә Голәмәләр шурасының 2013 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук шура әгъзаларының 2014 елга ниятләре хакында җиткерде. Камил хәзрәт шурага дини эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм Голәмәләр шурасының бүгенге заман мөселманнар өммәтендәге күп сорауларны ачыклауда мөһимлеген билгеләп үтте.




