12 гыйнварда башкаланың "Гадел" мәчетендә балалар өчен Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уздырыла. Бүгенге көндә мәчеткә 50 бала дини сабаклар укырга йөри. Мөгалләимә Фәния абыстай хәбәр итүенә караганда, биредә барлыгы 10нан артык укытучы дин гыйлеменә өйрәтә. Һәр укытучының 30-40 шәкерте бар. "Балалар өчен оештырсак та, Мәүлид бәйрәменә барлык шәкертләребезне чакырдык. Шулай ук анда мәчетебезгә йөри торган балаларның ата-аналары да катнашыр дип уйлыйбыз. Бәйрәм программасында балаларга Пәйгамбәребезгә багышланган сораулар әзерләдек, аның тормыш юлына багышланган вәгазьләр дә сөйләнәчәк", - диде Фәния абыстай Гадел.
Мәүлид уңаеннан үткәрелүче бәйрәм чарасы сәгать 11.00 дә башлана.




