12 гыйнварда Болгарда “АК МӘЧЕТ” тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздырыла. Чарада Татарстан җитәкчеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар катнаша.
2 гыйнварда Хиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе –рәбигыләүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" , “Мәүлид ән-Нәби” – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган.
Болгарда Мәүлид уңаеннан төп бәйрәм чарасы үткәрелә. Аның кысаларында җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен (Мәйгамбәргә багышланган поэма) башкару көтелә.
Бәйрәмне үткәрү урыны: Болгар, “Ак мәчет” (Татарстан, Спасс районы, Болгар)
Үткәрү вакыты: 2014, 12 гыйнвар. Башлана: сәг. 17.00 дә.




