Дини уку йортларында читтән торып укучылар гыйнвар аенда сессиягә җыелды. Бүгенге көндә Татарстанда 1 югары һәм 9 урта-һөнәри белем бирүче мөселман дини уку йорты эшли. Россия ислам институтында читтән торып укучылар саны 800ләп. Биш мәдрәсәдә - «Мөхәммәдия» , “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" , «Ак мәчет» (Чаллы) , “Фәнис” (Урыссу), Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә (Әлмәт) барлыгы 1308 студент белем ала.
Узган ел белән чагыштырганда быел читтән торып укучылар артуы күзәтелә. Узган елдагыдан 312 студентка күбрәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан мәдрәсәләре Россия дини мәгариф өлкәсенең үзәге булып тора. Татарстан мәдрәсәләрендә республика имамнары, дин әһелләре генә түгел, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә килеп укыйлар.




