Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан ЗАГС идарәсенең иҗтимагый советы әгъзасы булып сайланды. Рөстәм хәзрәт нәзарәт вәкиле буларак 21 гыйнварда Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышында катнашты. Җыелышта загс хезмәткәрләре Татарстанда 2013 елда алып барган эшчәнлекләре турында сөйләштеләр һәм 2014 елга планнарын барладылар. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова узган елга кагылышлы гражданлык актлары хәлләре турында чыгыш ясады.
Коллегия утырышында идарәнең иҗтимагый советы яңа әгъзалары да билгеле булды. ЗАГС идарәсенең иҗтимагый советы әгъзасы булып сайланган Рөстәм хәзрәт: "Төрле актларны теркәгәндә мөселманнарның сораулары туарга мөмкин. Әйтик, исем кушканда, язылышканда күптөрле хәлләр килеп чыга. Загс хезмәткәрләренә дә, аларга мөрәҗәгать итүчеләргә дә кайчак дин әһеленең киңәше кирәк була. Нәзарәт, шәхсән үзем, дин әһеле буларак, ярдәм итәргә тырышырмын", - диде.




