"Хузур" нәшрият йорты хәнәфи мәзхәбенең нигезе саналган "Мохтасар әл-Кудури" китабын нәшер итте. Әхмәд бин Мөхәммәд Әбелхөсәен әл Кудури (428/1037) хезмәте хакында мәшһүр дин галиме Абугали аш-Шаши (344/955) әйтә: "Бу китапны өйрәнгән кеше безнең мәзхәбне үзенә кабул итә, ә кем бу китапны аңлый- бу мәзхәбне яхшырак аңлый".
Әбү Хәнифә, шулай ук аның укучылары Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбани фикерләренә нигезләнгән китапта дини тәҗрибәгә һәм хокукка кагылышлы 12 мең тирәсе сорау яктыртыла.




