Нурлатка эшлекле сәфәре кысаларында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин район башлыгы Равил Кузюров белән очрашты. Әлеге очрашуда җирле хакимият белән мөселман мәхәлләләре арасындагы хезмәттәшлек хакында сөйләштеләр. Камил хәзрәт Равил әфәндегә диния нәзарәте районнарда алып барган эшчәнлек, шулай ук нәшрият, мәгариф һәм дәгъват өлкәсендә кылынган гамәлләр хакында җиткерде.
Мөфти районның яңа җитәкчесе җирлектә динара татулыкны саклауга һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне таратуга зур өлеш кертер дигән өметен белдерде.
Шулай ук мөфти Нурлатта Спасс районы имам-мөхтәсибе Минсәгыйров Фәрхәт хәзрәт, Чистай районы имам-мөхтәсибе Шарифуллин Алмаз хәзрәт, Яңа Шишмә районы имам-мөхтәсибе Зартдинов Газизулла хәзрәт, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Зөфәров Равил хәзрәт һәм Норлат районы имам-мөхтәсибе Әюпов Айрат хәзрәт белән очрашу үткәрде. Әлеге чара мәхтәсибәтләрдәге хәлләр белән танышу һәм дини эшчәнлеккә кагылышлы проблемалар хакында сөйләшү, мәсьәләләрне бергәләп чишү юлларын эзләү максатыннан оештырылды.




