1 февральдә Казанда “Мөселман киемнәре көне” уздырыла. Чараны Россия мөслимәләр берлеге ТР МДН булышлыгында оештыра. Россия мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина хәбәр итүенә караганда, “Мөселман киемнәре көне” башкала үзәгендәге “5 звезд” сәүдә үзәгендә икенче катта урнашкан кибеттә узачак. Биредә махсус чакырылган стилистлар моңарчы мөселман киемнәреннән йөрмәгән кызларны мөселманча киендерәчәк. Ягъни, милли, эшлекле һәм бәйрәм стилендә мөселман киемнәрен дөрес сайларга өйрәтәчәкләр, үзләренең киңәшләрен бирәчәкләр.
Чара сәгать 11.00дә башлана. Теләгән һәркем катнаша ала.




