1 февральдә Алабуга мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме уздырылды. Алабуга районы имам –мөхтәсибе Әзмәр хәзрәт Саматов бу хакта: “Болай зурлап Пәйгамбәребезгә багышланган Мәүлид бәйрәмен беренче тапкыр уздырдык. Без аны район хакимияте, җирлектәге мөселманнар ярдәмендә оештырдык. Алабуганың үзеннән, тирә-юньдәге авыллардан 300 гә якын мөселман кардәшебез җыелды. Авыллардан мөселманнарны алып килергә хакимият автобус белән ярдәм итте”, - диде .
Мәүлид бәйрәмендә Казаннан, Чаллыдан, Кукмарадан имамнар, мөнәҗәт башкаручылар, мөгаллимнәр дә катнашкан. Вәгазьләр сөйләүдән, салаватлар әйтүдән тыш кичәдә шәкертләр катнашында үзенә күрә бер дәрес тә уздырылган. Шәкертләр мөгаллимнәренең динебезгә кагылышлы сорауларына җавап биргәннәр.




