Татарстан мөфтие Камил хәзрәт 2-12 февраль көннәрендә Согуд Гарәбстанына эшлекле сәфәр кыла. Эшлекле сәфәре кысаларында мөфтинең ислам эшләре һәм вакф министрлыгы, нәшрият йорты һәм башка оешмаларда очрашулары ниятләнелгән. Шулай ук Камил хәзрәт Мәккәдә булачак һәм кече хаҗ кылачак.




