Буа районының яңа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов җирлектәге халык белән танышу ниятеннән район авыллары мәчетләрендә мөселманнар белән очраша. Төгәлрәк әйткәндә, авыл мәчетләрендә һәм клубларында динебез кыйммәтләрен аңлатып вәгазьләр сөйли, халык белән бергә догалар кыла. Имам-мөхтәсиб белән бергә авылларда Буаның "Хаҗилар" мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов та халык белән очрашуларда катнаша.
Белгәнебезчә, гыйнвар азагында Буа районында яңа имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов билгеләнде. Илмир хәзрәт Россия ислам университетында һәм Мисырдагы "Әл-Әзһәр" университетында белем алган.




