6 февральдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дини вәзгыять, эшчәнлек белән танышу максатыннан Минзәлә һәм Менделеевск районнарында булды. Әлеге район мәхәлләләрендә мәчетләргә йөрүчеләр белән аралашты.
Шулай ук бу районнарда имам-мөхтәсиб вазыйфаларын башкаручы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм Җәүдәт хәзрәт Харрасов белән очрашты. Дин әһелләре яшьләр белән эшләү, рухи мирасны торгызу, төрле кирәкмәс агымнарга каршы тору кебек мәсьәләләр, дини эшчәнлекне оештыру турында сөйләштеләр.




