7 февральдә Әгерҗе районы Ямурза авылында мәчет каршында башлангыч укулар оештыру өчен мәдрәсә ачылды. Җирлектәге иганәчеләр ярдәмендә төзелгән мәдрәсә ачылышында мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, нәзарәтнең уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров, Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Гатин, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, хакимият вәкилләре, җирле халык катнашты.
Нияз хәзрәт күркәм чарага җыелган халыкка мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен-теләкләрен җиткерде һәм мөфти исеменнән эшкуар Илшат Сәхиповка һәм авыл имамы Ильяс хәзрәт Сәхиповка "Рәхмәт хаты"н тапшырды. Шулай ук хәзрәт мәдрәсәгә китаплар алып кайткан иде.
Нияз хәзрәт мәдрәсәгә яшьләрне җәлеп итәргә чакырды. "Дин белгече Умар ибн әл-Хаттаб әйткән: Әгәр киләчәгегезне күрәсегез килсә, яшьләргә игътибар итегез". Мәдрәсәгә дә алар күбрәк йөрсеннәр һәм Ислам кыйммәтләрен үзләштерсеннәр иде", - диде ул.
Мәдрәсәне тантаналы төстә ачканнан соң, авыл халкы, кунаклар Мәдәният йортында әзерләнгән бәйрәм мәҗлесенә җыелды. Мәдрәсә ачу уңаеннан оештырылган чараның бу өлеше дә бик күркәм булып узды. Ильяс Халиков үзенең мөнәҗәтләре белән халык күңелен яулады. Ямурза авылы балаларының дини шигырьләр башкаруы да истә калды.
Аннары Нияз хәзрәт Сабиров Ямурза авылы мәчетендә җомга вәгазен укыды һәм намазны уздырды.
Авыл кешеләре ТР МДНнә мәдрәсә оештыруда булышлык күрсәткән өчен рәхмәтләрен әйттеләр.




