10 февральдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәдә Россиянең рәсми делегациясе составында хаж эшләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә шулай ук Россия ягыннан: хаҗ- миссия җитәкчесе М.Гамзаев һәм Үзәк диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы дин әһелләре, хаҗиларны кабул итүчеләр ягыннан: Согуд Гарәбстанының хаҗ эшләре буенча министрлыгы, эчке эшләр министрлыгы һәм төрле ведомство вәкилләре катнашты.
Чарада сүз Согуд Гарәбстаны Корольлегендә Россия хаҗиларын кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтүне оештыру турында барды. Бүген дә киңәшмәдә катнашучылар сөйләшүләрне дәвам итәләр.




