Түбән Кама телевидениясендә "Гаилә дәресләре" дип аталган тапшыру чыга. Әлеге тапшыруда Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җавап бирә. Тапшыру тулысынча районның үзәк мәчете көче белән әзерләнә.
Шуны да әйтергә кирәк, "Гаилә дәресләре" - дини телетапшыруларның бишенче өлеше. Әлегә кадәр эфирга Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.), аның тугры хәлифәләренә багышланган тапшырулар циклы чыккан. "Дога дәресләре" дип аталган дини тапшырулар циклын һәм мөселман бәйрәмнәре алдыннан эшләнгән тапшыруларны да халык җылы кабул иткән.
Тапшырулар эфирга һәр җомгада 19 сәгать 15 минутта чыга.




