11 гыйнварда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Түбән Кама һәм Зәй районнары мөхтәсибәтләрендә булды. Рөстәм хәзрәт районнарда дини эшчәнлекне оештыручы мөхтәсибләр, имамнар белән очрашты. Алар белән дини эшчәнлеккә, яшь имамнарга кагылышлы сораулар турында сөйләште.
Бүгенге көндә әлеге районнарның һәркайсында 30га якын мәчет-мәхәллә эшләп килә.




