Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга Рус Православ Чиркәвенең Мәскәү Патриархаты вәкиле Всеволод Чаплиннан рәхмәт хаты килеп иреште. Протоирей Мәскәү һәм Бөтен Русия патриархы Кирилл исеменнән Камил хәзрәтнең Раштуа бәйрәме һәм яңа ел башлану уңаеннан котлавына һәм изге теләкләренә рәхмәтен җиткерә. “Сезгә хезмәтегездә ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим. Үзегезгә һәм туганнарыгызга, якыннарыгызга тынычлык һәм бәрәкәт телим”,- диелгән хатта.




