29 мартта Чистайда "Әнәс" мәчете призына армспорт буенча турнир уздырылды. Әлеге спорт чарасы быел бишенче тапкыр үткәрелде. Ул Гаяз Исхакый исемендә Чистай якташлары җәмгыяте рәисе, "Әнәс" мәчетенә нигез салучы Тәлгать Әхмәтҗанов тырышлыгы белән оештырылды.
Бишенче мәртәбә уздырылучы ярышларда катнашучыларны мөфти исеменнән аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сәламләде. Чарада шулай ук район мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Азизов катнашты.
Быелгы турнирда Ульян, Волгоград, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Мәскәү, Сызран, Пермь, Чиләбе, Удмуртия, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Чувашия һәм Татарстан командалары катнашты.
Ярышлардан тыш чара кысаларында "Әнәс" мәчете мәхәлләсенең мөселман яшьләре белән эшчәнлегенә багышланган фильм да күрсәтелде.




