Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров "Хузур" нәшрият йорты китапларын Коминың Воркута шәһәрендәге җирле мөселман оешмасына тапшырды. Воркутаның аварц милләтеннән булган баш имамы Мәхмүт әфәнде Мөхәммәт шәһәрдә татар теле курсларын оештырган, үзе дә хәзер шунда укый. "Без "Хузур"ның татарча китапларын рәхәтләнеп укырбыз һәм аларны татар теле дәресләрендә кулланырбыз", - диде ул.
Коми республикасы, Сыктывкар шәһәрендә үткәрелүче "Ватанпарвәрлек. Ватанга мәхәббәт - иманның бер өлеше. Дәүләт, җәмгыять, шәхес бердәмлеге" дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров Мәхмүт хәзрәт белән берлек филиалын ачу хакында килеште. Бүгенге заман технологияләре ярдәмендә онлайн-конференцияләр һәм башка чаралар оештырып, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселман яшьләре арасында элемтәләр булдырырга мөмкин, дип саный Марсель Сабиров.
Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан мөфтияте вәкилләренең Комига эшлекле сәфәре кысаларында "Хузур" нәшрият йорты чыгарган дистәләгән китаплар Усинск, Сыктывкар, Ухта шәһәрләрендә яшәүче мөселман кардәшләребезгә тапшырылды.




