Казанның "Гаилә" мәчете каршындагы лагерьга һәр сменага 60 ар баланы кабул итәргә планлаштырылса да, анда 95 кыз бала йөри, мөрәҗәгать итүчеләрне кире борырга кыенсынганнар. Балаларның лагерьда узган һәр көне файдалы һәм кызыклы узарга тиеш, дип саный мәчетнең имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Көндәлек режим да шуны күздә тотып төзелгән. Лагерьның һәр көне берәр тематикага багышлана. Мәсәлән, бер көннәре татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән танышу көне буларак узды, уеннар да шуннан чыгып сайланган. Лагерь директоры Гөлназ Галиева үзенең ярдәмчеләре - РИИ студентлары белән кызлар өчен кече Сабан туе оештырды. Кызлар кашыкка йомырка кабып йөгерү, таяк тартышу, чүлмәк вату кебек уеннарда җитезлектә, тәвәккәллектә көч сынашты.
Лагерьда балалар, көндезге ашка кадәр Коръән, гакыйдә, әдәп-әхлак дәресләрен өйрәнә. Аннары инде чакырылган кунаклар катнашында төрле осталык дәресләре, уеннар, викториналар үткәрәләр.









