"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә 20нче мәртәбә чыгарылыш кичәсе уздырдылар. Мөселман дини белем алулары хакында 9 шәкерткә диплом тапшырылды. Мәдрәсәне тәмамлаган яшь белгечләр: киләчәктә ислам нигезләре өйрәтүче мөгаллимнәр, гарәп теле буенча тәрҗемәчеләр һәм имам-хатыйблар була ала.
Диплом тапшыру тантанасында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шәкертләрне диплом алулары белән мөфти Камил хәзрәт исеменнән тәбрикләде. "Күп еллар дәвамында мөгаллимнәр сезгә үз гыйлемнәрен бирделәр, хәзер сез ул гыйлемнәрне башкаларга җиткеррегә тиеш. Гыйлем алу җиңел түгел, ә аны башкаларга тарату тагын да авыррак", - диде Рөстәм хәзрәт.
Шәкертләрне шулай ук мәдрәсә җитәкчесе Наил хәзрәт Яруллин, нәзарәтнең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт Таһиров, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов һәм мәдрәсә мөгаллимнәре сәламләде.
"Үзегезне укыткан мөгаллимнәрне онытмагыз. Алар белән күрешеп, хәл белешеп торыгыз. Әти-әниләрегезне истә тоткан кебек үк мөгаллимнәр хакында да онытмагыз. Ә мәдрәсә дипломы сезгә Аллаһы Тәгалә каршында җаваплылыкны тагын да арттыра", - диде Наил хәзрәт.




