Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 8 июльдә Казанда икенче мәртәбә зурлап үткәрелгән Республика ифтары иганәчеләренә рәхмәтен белдерде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелгән очрашуда бер төркем эшкуарлар катнашты. Аерым алганда, "Бәхетле" кибетләр челтәре, "Питрәч" -"Пестречинка" сәүдә йорты, Күмәч-кондидетр комбинаты- "БКК" , "Чаллы-ит" -"Челны-мясо", «Вкуснотеевъ» компанияләре вәкилләре килгән иде. Аларга "Хузур" нәшрият йорты нәшер иткән китаплар бүләк ителде. Шулай ук чарада нәзарәтнең "Хәләл" стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов булды.
Камил хәзрәт ифтар мәҗлесенә үз өлешләрен керткән оешма җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләде. Мөфти алга таба да өммәтебез өчен уздырылган чараларда берләшергә, үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды.









