Мөселман яшьләр берлеге "Хәләл" комитеты белән берлектә җәмәгать туклану урыннарында хәләл ризык әзерләүне тикшерү айлыгын игълан итә. Айлык дәвамында хәләл ризык әзерләүләре хакында белдергән кафелар, рестораннар барланачак.
Мөселман яшьләре берлеге вәкилләре кафеларда хәләл ризыклар куллану турында мәгълүмат туплаячак, шулай ук хезмәткәрләр арасында хәләл ризык хакында сораштырулар үткәрәчәк.
"Хәләл" комитеты җитәкчесе Марат Низамов билгеләп үтүенә караганда, бик күпләр хәләл ризыкның нинди булырга тиешлеге хакында хәбардәр түгел. "Без чынлап та хәләл ризык ашавыбызга ышанырга тиеш. Әлеге айлык кешеләргә тагын бер мәртәбә хәләл ризык белән тукланырга кирәклекне искә төшерер. Без шәһәрнең барлык хәләл оешмаларында булырга, анда эшләүчеләрне хәләл ризык әзерләү серләренә төшендерергә тырышырбыз", - ди ул.
Айлык нәтиҗәләре белән нәзарәт һәм комитет сайтларыннан танышырга мөмкин булачак.




