Рамазан ае керү белән авылларыбызда дини тормыш җанлана. Көн озын булуга карамастан, күпләр ураза тота. Һәр йортта диярлек иртән сәхәр ашыйлар, кояш баегач ифтар мәҗлесләре үткәрәләр, дип хәбәр итәләр Теләчедән. Теләчедә район җитәкчелеге тарафыннан ифтар мәҗлесләре үткәрү матур гадәткә керде. Бу изге эштә район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зариповның өлеше бик зур. 20 июль көнне чираттагы ифтар мәҗлесе “Маяк” кафесында дә Болгар шәһәре Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәхретдинов катнашында үтте. Хәзрәт ифтарга җыелган 200 кешегә үтемле вәгазь сөйләп, дингә нәсихәтләде.
18 июльдә Шәтке авылында җирлектә яшәүчеләр өчен ифтар оештырылды. Әлеге ифтарны җирлек җитәкчесе Фәрит Кадыйров уздырды.
19 июль көнне Теләче мөхтәсибәтенең Караширма мәхәлләсендә ифтар мәҗлесе үтте. Мәҗлесне шушы авылда үскән район үзегендә яшәүче Зиинатуллинар гаиләсе үткәрде. Ифтарда Теләче районы имам - мөхтәсибе дә катнашты. Исмәгыйль хәзрәт үтемле вагаз сөйләде күп кенә сорауларга җавап бирде.

._preview.jpg)




