21 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Чувашиянең Шыгырдан авылында үткәрелгән республика ифтарында катнашты. Чувашия мөсеманнары республика ифтары Өч сәхабә мәчетендә үткәрелде.
Ифтарга кадәр Татарстан дин әһелләре Мәскәү мөфтие, Россия иҗтимагый палата әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов белән очраштылар. Очрашуда мөселманнарга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Шулай ук Нияз хәзрәт Чувашия мөселманнарына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламнәрен җиткереп, Әлбир хәзрәткә һәм Мансур хәзрәткә "Хузур" нәшрият йорты нәшер иткән китапларны бүләк итте.







