Россия ислам институтында журналист һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге бар. Бюджет урыннар бүлеп бирелгән. Биредә журналист һөнәренең үзенчәлекләрен генә өйрәтеп калмыйча, дини гыйлем дә бирәләр.
Россия ислам институтының журналистика факультетында укырга теләүчеләр 25 июльгә кадәр гаризаларын тапшыра ала. Кабул итү комиссиясенең телефон номеры: (843) 2510155, +79600517796. Эл.почта: ucheb.otdel_riu@mail.ru.
РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19. 209 нчы аудитория.
25 июльгә кадәр өлгермәгәннәргә: 6 августта югары уку йортында “Ислам журналистикасы” юнәлешендә белем алырга теләүчеләрнең җыелышы үткәрелә. Башлана сәгать 14.00 дә.




