Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеттә шәһәрдәге һәм райондагы мәктәпкә баручы аз тәэмин ителгән гаиләләрнең балаларына сумкалар һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды.
Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов гыйлем алуның фарызлыгын ассызыклап, тиздән мәктәпкә барачак балаларга уңышлар, иман байлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек теләде.




