Азнакайның Ак мәчетендә кызлар лагере тәмамланды
18 август 2014 ел 12:25
Азнакайның Ак мәчет лагеренә йөргән кызларыбыз да шундый җылы һәм матур көннәрне сагыначакбыз, дип кайтып киттеләр. Августның дүртесеннән унҗидесенә кадәр мәчеткә килеп, Ислам нигезләрен, намазлар, догалар һәм сүрәләр, пәйгамбәрләр тарихы өйрәнделәр кызлар. Шәһәр паркына уйнарга да бардылар, җәяүләп тауга да менеп төштеләр, Азнакайның чишмә һәм инешләрен күреп сокландылар.
Тәрбияче апалары оештырган “Сылукай” конкурсы да бик матур үтте, монда инде кызлар үзләренең сәләтләрен бар яклап күрсәттеләр: сүз остасы, уңган хуҗабикә, сәләтле бала, тырыш бала номинацияләре өчен ярышты алар.
“Бу елны без кызларны ике төркемгә бүлеп эшләдек: зурлар һәм кечкенәләр төркеме, - диде безгә өлкән тәрбияче Алсу Газизова, - ләкин безнең бүлүгә карамастан, балалар гел бергә уйнадылар, олы кызлар бәләкәйләрне үзләренә ияртеп, тәрбияләп йөрделәр, һичнинди тәкәбберләнү, бер-берсен рәнҗетү булмады, Аллаһка шөкер”.
Ашарга пешерүчеләребез Сөмбел абыстай һәм Җәмилә апа балаларны тәмле ашлар, коймаклар, бәлешләр, чәк-чәкләр белән сыйлап кына тордылар. Аларга да бик зур рәхмәт.
Лагерьның соңгы мизгеле –чыгарылыш кичәсе дә бик күңелле үтте. Балалар әниләренә, әбиләренә алган белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр, спектакльләр куйдылар, бүләкләр алып, бергәләп чәй эчтеләр, киләсе елга тагын киләбез, дип өйләренә таралыштылар.
Әлеге күңелле мизгелләр балаларның исләрендә озак саклансын һәм алган файдалы гыйлемнәре киләчәк тормышларында уңышларга ирешергә сәбәп булсын, дигән теләктә калабыз, дип хәбәр иттеләр Азнакай мөхтәсбәтенең http://aznislam.ru/ сайтыннан.
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт Казанның 16нчы хастаханәсендә МХО сугышчылары белән очрашты
25 июнь 2026 ел 16:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

._preview.jpg)
._preview.jpg)


