Бүген, зөлхиҗҗә аеның 25 нче көнендә (11 июньдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе шәкертләре белән очрашу үткәрде. Әлеге чарада Россиянең 20 дән артык төбәгеннән укырга килгән 100 дән артык шәкерт катнашты. Сессия вакытында укучылар дини гыйлем үзләштереп кенә калмыйлар, Казанның мәшһүр дин галимнәре белән дә очрашалар.
Бүгенге очрашу да искәрмә булмады: Камил хәзрәт шәкертләргә Татарстан Диния нәзарәтенең һәм барлык Россия мөселманнарының соңгы казанышын – Россиянең яңа тарихында беренче Казан кулъязма Коръәнен тәкъдим итте. Мөфти шәкертләргә һәм мәдрәсә фондына Казан мүсхәфе нөсхәләрен бүләк тә итте.
Казан Коръәне – эталон, чөнки ул заманча халыкара стандартлар буенча төзелгән һәм хиҗрәтнең беренче гасырларына караган 19 төрле мүсхәфкә таянып язылган. Төзүчеләр шулай ук Коръәнне язу буенча 11 чыганакка мөрәҗәгать иткән. Бүгенге башка мүсхәфләр гадәттә 2 генә чыганакка таяна. Моннан тыш, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев хезмәтләренә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Казан кулъязма Коръәне – уку һәм ятлау өчен, бигрәк тә гарәп телен белмәүчеләр өчен уңайлы.
Камил хәзрәт үзенең вәгәзендә шәкертләрне Коръән укырга һәм аны өйрәнергә өндәде: Коръән Кыямәт көнендә безнең өчен шәфәгать кылучы, Аллаһыдан безнең гөнаһларны гафу итәргә сораучы да булачак. Чынлыкта, шәфәгать кылу хакы тагын Коръән-хафизларга – Китапны яттан белүчеләргә дә вәгъдә ителгән. «Аллаһы Тәгалә Коръән сәбәпле кавемнәрне күтәрә, һәм калганнарының дәрәҗәсен төшерә», – диде Мөфти (Сахих Мөслим, 817). Татарстан Мөфтие шулай ук барысына да “Әлү Гыймран” сүрәсенең “Барыгыз да Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз” дигән 103 нче аятен искә төшерде. Ул Аллаһның шушы сүзләренә иярергә – бердәм булырга, иманны сакларга чакырды.
Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин билгеләп үткәнчә, мәдрәсәдә күренекле шәхесләр, татар зыялылары белән очрашулар һәм башка төрле чаралар даими рәвештә үткәрелә. Җәйге сессия вакытында шәкертләр Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм башка хәзрәтләр белән очрашты.



























