Гает мөбарәк булсын: Казанда һәм Татарстан районнарында Корбан бәйрәме уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак

25 май 2026 ел 13:04
Гает мөбарәк булсын: Казанда һәм Татарстан районнарында Корбан бәйрәме уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак

Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда шәһәркүләм балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Нәзарәт мәчетләре барлык теләүчеләрне төрледән-төрле чараларга көтеп кала: алар мәчет янәшәсендә дә, шулай ук җәмәгать урыннарында, паркларда, скверларда, стадионнарда узачак.

Корбан бәйрәме көннәрендә гает намазыннан соң балалар өчен аттракционнар һәм карусельләр, мастер-класслар эшләячәк, спорт ярышлары, кыйммәтле бүләкләр каралган Коръән бәйгеләре, рәсем һәм шигырь конкурслары, викториналар, квестлар узачак, тәм-томнар, попкорннар, коймаклар һәм пылаулар булачак.

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәмнәрне Сарман, Әлки, Алабуга, Лениногорск, Буа, Питрәч, Чирмешән, Чаллы, Мөслим һәм Лаеш мөхтәсибәтләре оештыра. Беркетелгән карточкалардан аларның үткәрелү вакыты, урыны һәм программасы хакында белергә мөмкин.

Казанда гаилә бәйрәмнәре “Әбүгалисина” һәм “Әхмәдзәки” мәчетләрендә узачак, ә иң зур мәйданчык Казансу яр буендагы “Елмай” балалар паркында узачак “Корбан-Фест” булачак. Биредәге чара, яшьләренә һәм диннәренә карамастан, Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны берләштерәчәк.

Фестиваль программасы “Казан – ул...” концепциясе нигезендә төзелгән, ул шәһәрне дин, гаилә, тарих, спорт, юмартлык, хезмәт һәм зәвык аша ачачак. Төп сәхнәдә театр һәм филармония артистлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты Рифат Зарипов чыгыш ясаячак. Мөселман традицияләренә хөрмәт йөзеннән фестивальдә инструменталь музыка кулланылмый – моның урынына чыгышлар махсус тавыш форматы белән узачак.

Быелгы программада яңалык – 5 бәрән уйнату. Кунаклар аларны көч аттракционнарында, спорт эстафеталарында һәм гаилә ярышларында катнашып ота алачак. Җиңүче сарыкны үзе белән ала яки оештыручыларга тапшыра ала – ул чагында хайванны шәригать кушканча сую, ә итен мохтаҗларга тарату каралган.

Балалар өчен аерым зоналар эшләячәк. Балалар зонасында – ун метрлы буяу тактасы, тере күбәләкләр очкан чатыр, аквагрим, аниматорлар, эстафеталар, иҗади остаханәләр. Бәйрәм уңаеннан 2000 балага бүләк өләшү көтелә.

Яр буенда көч структуралары һәм патриотик клублар катнашында хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак – “Казан – ул каһарманнар” зонасы. “Казан – ул спорт” мәйданчыгында Казанның спорт клублары тарафыннан мастер-класслар һәм гаилә стартлары үткәреләчәк.

Хатын-кызлар өчен яулык бәйләргә өйрәтү зонасы булачак. Теләге булган һәр кеше намаз уку нигезләре белән таныша алачак. Аерым сәхнәдә татар гаиләсендә Корбан бәйрәме турында Г.Кариев ис. Яшь тамашачылар театры спектакль күрсәтәчәк. Кунакларны шулай ук гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында лекторийлар һәм 100дән артык мастер-класслар көтә: каллиграфия, кызыл балчыктан әйберләр ясау, агачка рәсем төшерү.

Фестиваль территориясендә – локаль брендлар һәм осталар продукциясе: китаплар, текстиль, күн әйберләр, бизәнү әйберләре, ислам символикасы төшерелгән товарлар, 100дән артык позиция булган ярминкә-маркет. Милли ашлар белән ачык һавада хәләл-фудкорт эшләячәк.

“Корбан Фест” шәһәр гаилә фестивале 27нче май көнне “Елмай” балалар паркында (Казан яр буе) узачак. Башлану вакыты – сәг. 13.00-дә, тәмамлану вакыты – 17.00-дә. Керү ирекле.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы