Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗлар өчен Корбан бәйрәмендә корбан чалуга гаризалар кабул итә. Корбан ите аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле булганнарга, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә һәм ялгыз аналарга тапшырылачак. Итнең өчтән бер өлешен үзеңә калдырырга мөмкин. Фонд белгечләре корбан чалуны һәм мохтаҗларга бүлеп бирүне ислам кануннары нигезендә оештыра.
Быел Фонд корбанлыкның түбәндәге вариантларын тәкъдим итә:
а) бәрән; ите 15 килограммнан башлана (бәясе 17 000 сум) – тулысы белән мохтаҗларга кала;
ә) теләге булган кешеләр итнең өчтән бер өлешен үзенә алырга мөмкин:
- бәрән; ите – 20 кг (бәясе 19 000 сум);
- кәҗә; ите – 15 кг (бәясе 17 000 сум);
- көрдәкле сарык; ите – 23 кг (бәясе 23 000 сум);
- сыерның җидедән бер өлеше; ите – 30 кг (22 000 сум).
Корбанлык бәясенә терлекне чалу, кисәкләргә бүлү һәм итне мохтаҗларга өләшү керә. Боларның барысы да фонд тарафыннан оештырыла.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 225-33-22, 8 (843) 590-27-50, 8 (843) 590-27-65 телефоннарына шалтыратыгыз яисә +7(987) 225-33-22 номерына (Max) языгыз.




