Татарстан хаҗилары Минага күчте: хаҗ гамәлләре башланды

25 май 2026 ел 09:22
Татарстан хаҗилары Минага күчте: хаҗ гамәлләре башланды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 8нче көнендә (25нче майда), иртә таңнан Татарстанның 1800 хаҗие, кабаттан ихрамга кереп, һәм Мәккәдә иртәнге намазны укып, барлык уңайлыклар тудырылган кунакханәләрдән берничә автобуста Гарәфәт белән Мәккә җирлеге арасында урнашкан Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчеккә юнәлде.

Минага килеп җитеп, хаҗилар палаткаларга урнаштылар. Биредә алар, хаҗның төп гамәлләрен башлап җибәреп, вакытларын гыйбадәттә үткәрәчәк, Аллаһны зикер итәчәк, Коръән укыячак һәм Раббыбызга ялварып догалар кылачак. Алдагы төнне дә алар биредә уздырачак.

Иртәгә, Корбан бәйрәме алдыннан, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, Хаҗның иң төп гамәлләренең берсе – Гарәфә көне булачак. Шуңа күрә, кояш чыкканнан соң, хаҗилар автобусларда Минадан Гарәфә үзәнлегенә юл тотачак. Хаҗ кабул булсын өчен, Гарәфәттә көнеңне догалар укып һәм гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Кояш баеганнан соң, хаҗилар, төркем-төркем булып, Мөздалифә үзәнлегенә күчәчәк, алар төнне ачык һавада алдан билгеләнгән секторларда үткәрәчәк.

Корбан бәйрәме көнендә хаҗилар Мина үзәнлегенә кайтачак һәм Җәмәратка барып таш ату гамәлен башлаячак. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, хаҗ кылучылар чәчләрен алдырачак, ихрамнан чыгачак һәм көндәлек киемнәрен киячәк.

Татарстаннан килгән хаҗилар өчен кайнар ризык һәм тәүлек дәвамында медицина хезмәте күрсәтү каралган: хаҗиларны ТР Хөкүмәте ярдәме белән командировкага җибәрелгән 20 табиб озатып йөри. Хаҗилар табибларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итә ала. Алар барлык кирәкле дарулар һәм медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Медиклар хаҗиларга Минада яшәгән вакытта сәламәтлек саклау чаралары буенча киңәшләрен бирде: салкын су эчмәскә һәм кондиционерлардан чамадан тыш күп файдаланмаска, кулчатырлар кулланырга, ачык һавада уңайлы аяк киеменнән йөрергә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әһелләре булган 200 кеше республика җитәкчелеге тарафыннан хаҗга җибәрелде.

Татарстаннан килгән барлык хаҗиларның кәефе күтәренке һәм алар үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ кылучылар сынауларга рухи һәм физик яктан әзер. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗын кабул кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы