РИИда патриотизмны ныгытуда мөселман яшьләренең роле хакында IV Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе ачылды

21 май 2026 ел 11:22
РИИда патриотизмны ныгытуда мөселман яшьләренең роле хакында IV Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе ачылды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 4нче көнендә (21нче майда), Россия ислам институтында “Бердәмлекне саклауда һәм патриотизмны ныгытуда хәзерге Россия мөселман яшьләренең роле” дип исемләнгән IV Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Әлеге чараны оештыручылар – Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Россия ислам институты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.

Фәнни җыенда 10нан артык югары уку йорты һәм көллиятләрдән, шул исәптән Россия ислам институтыннан, Казан ислам университетыннан, Болгар ислам академиясеннән һәм республика мәдрәсәләреннән 100дән артык студент катнаша. Шулай ук Казан федераль университеты, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Төмән дәүләт университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, шулай ук Татарстан һәм Казахстан мәктәпләре укучылары чыгыш ясаячак.

Пленар сессиядә катнашучыларны Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов; Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин; Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Вячеслав Полосин; Болгар ислам академиясенең белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр буенча багланышларны җайга салу бүлеге башлыгы Рүзәл Кәримов; ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Илшат Мөхәммәтзарипов сәламләде.

РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин конференция темасының мөһимлеген билгеләп үтте һәм студентларның барыннан да элек шуны аңларга тиеш булуларын искәртте: без Ислам таралуның күпгасырлык тарихына һәм билгеле бер традицион кыйммәтләргә ия булып торабыз.

“IX гасырдан башлап хәзерге Татарстан территориясендә мөселман дәүләте барлыкка килә, ә X гасырдан – бәлки, алданрак та – без билгеле бер традицион дини кыйммәтләргә ия булып торабыз: бу – хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсе. Бу – безнең тарих. Бу тарихта безнең ата-бабаларыбыз яшәгән, төрле дәүләт корылышы булган, шуңа күрә без моның белән горурланырга тиеш. Безнең патриотизмның нигезе шунда”, – дип билгеләде ул.

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзләрен аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, конференция символик рәвештә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көненә туры килде. Бу – татар халкы тарихында иң мөһим даталарның берсе.

Республика мөселман үзәге буларак үсә һәм ислам фәне, хәләл базары һәм ислам финанслары өлкәсендә алгы сафларда бара. “Бүгенге чара һәм сезнең фәнни эшләрегез дә Татарстанда ислам үсешенә өлеш кертә”, – диде Илфар хәзрәт һәм студентларны ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, ә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дәвам итәргә өндәде.

Алга таба конференция үз эшен секцияләр кысаларында дәвам итте: “Россиядә Ислам теологиясе: тарих һәм хәзерге заман”; “Яшь галимнәр күзлегеннән теологик белем бирү”; “Туган тел һәм әдәбият”; “Мультиконфессиональ киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр”; “Хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама торышы: аны өйрәнү, үсеше, мөмкинлекләр”.

Фотосурәтләр: Россия ислам институтының матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы