Бүген, зөлкагъдә аеның 26 нчы көнендә (13 майда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» хәләл азык-төлек ярминкәсенең рәсми ачылышы алдыннан илебезнең өч оешмасына һәм җитештерүчесенә товарлары Нәзарәтнең хәләл стандартына туры килүе турында Таныклыклар тапшырды. Тантаналы чарада Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты җитәкчесе Әббяс хәзрәт Шляпошников та катнашты.
Таныклыклар шушы оешмаларга һәм җитештерүчеләргә бирелде:
- шәхси эшмәкәр Нурисламова Айгөл Ришат кызы («Әлбәттә, с татарским акцентом» туңдырмасын җитештерүче);
- Кама полимер материаллар заводы - «полиэтилен пленка һәм азык-төлек продуктларын төрү өчен эшләнмәләр» товары өчен;
- «Якты Көн» авыл хуҗалыгы һәм сату кооперативы, май ризыклары җитештерә.
Нәзарәтнең «Хәләл» стандарты буенча комитеты экспертлары бу предприятиеләрнең продукциясен тикшерде. Таныклыклар бөтен җитештерүнең ислам нормаларына һәм югары сыйфат буенча куелган таләпләргә туры килүен раслый.
“Kazan Halal Market” 2026 елның 13 маеннан 17 маена кадәр 8:00-19:00 сәгатьләрдә эшли. Адресы: Казан шәһәре, Аграр ур., 2 нче йорт. Керү ирекле.







