Татарстан Диния нәзарәтенең КазанФорумда оештырган мәйданчыкларына рәхим итегез!

12 май 2026 ел 08:41
Татарстан Диния нәзарәтенең КазанФорумда оештырган мәйданчыкларына рәхим итегез!

2026нчы елның 12-17нче маенда Татарстан башкаласында “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII Халыкара икътисади форумы уза. Форумның төп максаты – Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту. КазанФорум кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте берьюлы берничә тематик мәйданчык оештыра.

Шулай итеп, 13нче май көнне сәг. 10.00-дә “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында “Казан” Агросәнәгать паркында “Kazan Halal Market” халыкара сәүдә ярминкәсенең рәсми ачылышы булачак. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән хәләл сертификатка ия азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак.

Быел ярминкәдә Россия, Әфганстан, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны һәм Судан дәүләтләреннән якынча 100ләп сатучы катнашачак.

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерү узды. Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәвен тикшерде. Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эш башкарды. Бәдрәф бүлмәләре төзекләндерелде һәм таһарәт алырлык итеп җиһазландырылды, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым намаз уку урыннары булдырылды.

“Kazan Halal Market” 2026нчы елның 13нче маеннан 17нче маена (8.00-19.00) кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Казан шәһәре, Аграрная ур., 2нче йорт. Керү ирекле.

Шулай ук 13нче майда сәг. 13.00-дән 14.30-га кадәр “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россия ислам институты “Ислам ФИНТЕХы: заманча алымнар һәм перспективалар” сессиясен үткәрә. Әлеге чара ислам финанс технологияләре өлкәсендә әйдәп баручы экспертларны берләштерәчәк, алар дөньяның төрле төбәкләрендәге уңышлы инновацион проектлар турында сөйләячәк.

Катнашучылар түбәндәгеләр буенча тәҗрибә уртаклашачак:

● төрле регулятор мохит шартларында финанс продуктларын эшләтеп җибәрү;

● бизнесны халыкара дәрәҗәгә чыгару (киңәйтү);

● цифрлы платформалар аша инвестицияләр җәлеп итү;

● клиентлар белән үзара хезмәттәшлек алып баруның нәтиҗәле модельләрен төзү.

Конференция ислам финанслары индустриясе вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашу һәм финтех өлкәсендә шәригать принципларына туры килә торган алдынгы карарларны күрсәтү мәйданчыгы булачак.

“Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елының рәсми ачылышы һәм “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында 17нче майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә багышлап “Изге Болгар җыены” тантанасы узачак.

Гадәттәгечә, “Изге Болгар җыены”ның төп вакыйгасы булып Россия Баш Мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы торачак. “Тәүбә” җыелышында мөселманнар бергәләп, Тәлгать хәзрәткә ияреп, тәүбә сүзләрен кабатлап, Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап, хәзрәтнең эчтәлекле вәгазен тыңлаячак. “Тәүбә” чарасы Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында якынча сәг. 9.30-дә башлана. Бу чара  ел саен “Изге Болгар җыены” программасының иң ихлас һәм дулкынландыргыч өлеше булып тора, чөнки аның барышында халык, Аллаһыга сыенып,  бердәй хисләргә бирелә һәм көчле рухи мохит урнаша.

“Тәүбә” чарасында Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөхтәсибләре һәм имамнары, КазанФорум кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнаша.

“Изге Болгар җыены”ның кульминацион өлеше сәг. 12.00-дә Болгарның тарихи Хан мәчете урнашкан урында җәмәгать белән намаз уку булачак. Намаздан соң дин кардәшләребез динебез һәм Ватаныбыз хакына шәһит киткән бабаларыбыз һәм халыкыбызның батырлары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм илебез иминлеген сорап догалар кылачак.

Нәзарәт оештырган мәйданчыкларга рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы