13нче майда “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында “Казан” Агросәнәгать паркында “Kazan Halal Market” халыкара сәүдә ярминкәсенең рәсми ачылышы булачак. Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән хәләл сертификатка ия азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак.
Быел ярминкәдә Россия, Әфганстан, Беларусь, Үзбәкстан, Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны һәм Судан дәүләтләреннән якынча 100ләп сатучы катнашачак.
Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерү узды. Комитет белгечләре ярминкәдә эшләүче сатучыларның һәм җитештерүчеләрнең чималларын, продукциясен, шулай ук сату-алу шартларын “хәләл” стандартларына туры килү-килмәвен тикшерде. Комитет сату нокталарында «хәләл» нормативларын кертү буенча эш башкарды.
2025нче ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында “Хәләл” продукциясен җитештерү күләме агросәнәгать комплексы предприятиеләре белешмәләре буенча 149,1 млрд сумлык 354,4 мең тоннаны тәшкил иткән. 2025нче елга Татарстан Республикасының “Хәләл” стандарты продукциясе экспорты 45 млн. АКШ доллары тәшкил итте, 2024нче ел белән чагыштырганда үсеш 3,2% ка күбрәк. “Хәләл” продукциясен чыгару үсеше “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты максатлары буенча алып барыла.
Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча “Хәләл” продукциясе экспорты 16,5 млн АКШ долларыннан артык тәшкил иткән, нигездә бу сөт, ит һәм кондитер продукциясе. 2026нчы елга “Хәләл” продукциясен экспортлау буенча планлы бурыч 50 млн АКШ долларыннан артык күрсәткечкә ирешү.
Республикада хәләл продукция җитештерүчеләрнең тотрыклы секторы формалашты. Җитештерү төп юнәлешләрне үз эченә ала: ит һәм сөт продукциясе, ярымфабрикатлар, икмәк-күмәч эшләнмәләре, кондитер продукциясе, шулай ук эшкәртүнең һәм эчемлекләрнең аерым сегментлары.
“Хәләл” продукциясенең төп импортерлары булып БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тора. Шул ук вакытта Көньяк-Көнчыгыш Азия, Төньяк Африка илләре ягыннан да кызыксыну арта бара.
“Хәләл” юнәлеше буенча төп экспортерлар түбәндәгеләр: “Акульчев” (кондитер әйберләре), Эссен-Продакшн (кондитер әйберләре, соуслар), “Агросила” холдингы (ит продукциясе), “Кәүсәр” АХҖК (ит продукциясе), «Вамин-Татарстан» (атланмай, сыр).
“Kazan Halal Market” 2026нчы елның 13нче маеннан 17нче маена (8.00-19.00) кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Казан шәһәре, Аграрная ур., 2нче йорт. Керү ирекле.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча




