Бүген, зөлкагъдә аеның 20нче көнендә (7нче майда), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Чакырылганнар арасында: Татарстанның төрле районнарыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, иҗтимагый оешмалар, дәүләт хакимият органнары вәкилләре, дини конфессияләр вәкилләре.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады. “Җиңү көне – һәрберебез өчен изге бәйрәм, – диде ул. Бу – халык даны, совет солдатының бөек батырлыгы турында хәтер һәм горурлык көне. Җиңү өчен бөтен ил көрәште. Төрле милләт һәм дин кешеләре Ватанны саклауда иңгә-иң тордылар».
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары һәм фотосурәте файдаланылды.




