Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү, 2026нчы елда Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү буенча оештыру комитетлары утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һ.б. катнашты. Чарада катнашучылар арасында шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов утырышта билгеләгәнчә, эшне Бөек Ватан сугышының һәр ветераны тәүлек дәвамында кайгыртучанлык сизсен һәм вакытында тиешле ярдәм алырлык итеп оештырырга кирәк.





