ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты халыкара танылуны киңәйтте: орган Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Saudi Halal Center һәм Индонезия Республикасы Дин эшләре министрлыгы каршындагы Хәләл продукцияне тәэмин итү агентлыгының Badan Penyelenggara Jaminan Produk Halal аккредитациясен алды.
Бу органнарда аккредитация алу турыдан-туры экспорт процессларын сизелерлек гадиләштерә һәм халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтә. Сертификация узган предприятиеләр хәзер Согуд Гарәбстаны һәм Индонезия базарына тоткарлыксыз чыгарга мөмкин.
Дөньяның абруйлы хәләл-сертификация үзәкләре тарафыннан аккредитацияләнү – халыкара хезмәттәшлекне ныгытуда, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетын дөньякүләм дәрәҗәдә тануда һәм мөселман илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә мөһим этап.
Согуд Гарәбстанында һәм Индонезиядә танылу алу өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты 2023нче елдан башлап катлаулы күпбаскычлы аккредитацияләү системасын узды. Ул чит ил документларын җентекләп өйрәнүне, халыкара хезмәттәшләр тарафыннан катгый аудитны, шулай ук әһәмиятле халыкара саммитларда һәм профильле форумнарда катнашуны үз эченә алды.




